news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов республика террорчылыкка каршы комиссиясе утырышын үткәрде

Катнашучылар яшьләр арасында һәм мәгариф оешмаларында экстремизм һәм террорчылык идеологиясенең таралу куркынычын кисәтү буенча өстәмә чаралар турында фикер алышты.

Рөстәм Миңнеханов республика террорчылыкка каршы комиссиясе утырышын үткәрде
tatarstan.ru

(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ»). ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов республика террорчылыкка каршы комиссиясенең чираттагы утырышын үткәрде. Чара Хөкүмәт йортында узды. Анда комиссиянең даими әгъзалары һәм социаль блок җитәкчеләре катнашты. Бу турыда республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Катнашучылар яшьләр арасында һәм мәгариф оешмаларында экстремизм таралу куркынычын һәм террорчылык идеологиясен кисәтү буенча өстәмә чаралар турындагы мәсьәләне карады.

Татарстанда террорчылыкка каршы комиссия аппараты җитәкчесе Илдар Галиев агымдагы хәл һәм халыкның саклауны көчәйтү буенча тәкъдимнәр турындагы доклад белән чыгыш ясады.

Ул балаларның психик һәм психологик иминлеге проблемалары белән көч куллану актлары арасындагы бәйләнешкә игътибарны юнәлтте. Аның сүзләренчә, җәмгыять иммунитеты төрле гаджетлардан күп мәгълүмат алу аркасында кими.

Тәрбия һәм сәламәтләндерү эшенә өстәмә чаралар сыйфатында психологик ярдәмнең сыйфатын, һәркем файдалана алырлык булуын һәм абруен күтәрү зарур, диде докладчы. Барыннан да бигрәк, психологик ярдәмгә имин булмаган гаиләләрдәге балалар һәм мәктәптә яшьтәшләре белән үзара аңлаша алмаучылар мохтаҗ.

Бу өлкәдә зур адымнар ясалды — Татарстан Республикасы Яшьләр министрлыгында кураторлык бүлеге, республикада «Ориентир» психологик хезмәтләр эшчәнлеген координацияләү үзәге төзелде.

Комиссия рәисе Рөстәм Миңнеханов районнарда эшне тәртипкә салырга, норматив һәм методик алымнарны унификацияләргә, белгечләрне аттестацияләү һәм сертификацияләү системасын яңартырга кушты. Ул шулай ук комплекслы эшнең мөһимлегенә, мәктәп директорларының, сыйныф җитәкчеләренең ролен һәм җаваплылыгын арттыруга, шулай ук аларның квалификация дәрәҗәсен даими күтәрүгә игътибарны юнәлтте.




autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100