news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов иң яхшы Яңа ел бизәлеше конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде

Быелгы бәйгенең үзенчәлеге ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү стилистикасында яңа ел җиһазлары булды.

Рөстәм Миңнеханов иң яхшы Яңа ел бизәлеше конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
tatarstan.ru

(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген муниципаль берәмлекләр арасында иң яхшы Яңа ел чарасы һәм бәйрәм бизәлеше буенча республика конкурсына йомгак ясадылар. Бу турыда ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Конкурс җиденче ел рәттән уздырыла. Быелгы бәйгенең үзенчәлеге ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү стилистикасында эшләү иде.

«Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үз номинацияләрендә беренче урыннарны алган муниципаль берәмлекләргә дипломнар тапшырды», диелгән хәбәрдә.

Барлыгы алты номинациядә җиңүчеләр билгеләнде.

Рөстәм Миңнеханов иң яхшы Яңа ел бизәлешенә конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде.

Мәсәлән, административ үзәкләре республика әһәмиятендәге шәһәрләр булган районнар арасында Азнакай районы җиңүче булды.

Административ үзәкләре район әһәмиятендәге шәһәрләр һәм шәһәр тибындагы бистәләр булган муниципаль берәмлекләр арасында беренче урынны Саба районы алды. Ә административ үзәкләр булып авыл торак пунктлары торган муниципалитетлар арасында (шулай ук әлеге номинациягә «Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге керә) Теләче районы җиңеп чыкты.

«Үзәк Яңа ел чыршысын иң яхшы бизәү һәм биш зональ төркем буенча җирлекләрдә Яңа ел чараларын уздыру» номинациясендә Аксубай районының Иске Илдерәк авыл җирлеге, Чүпрәле районының Кече Чынлы авыл җирлеге, Балтач районының Сосновка җирлеге, Тукай районының Яңа Троицк авыл җирлеге, Баулы районының Исергәп авыл җирлеге җиңүчеләр булды.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100