news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айрат Фәррахов: Хөкүмәткә зур профессионаллар килде, барысын да диярлек шәхсән беләм

Дәүләт Думасы депутаты «Интервью без галстука с Андреем Кузьминым» программасында федераль министрлар вазифасына яңа кешеләр билгеләнүгә бәйле рәвештә үзенең өметләре турында сөйләде.

Айрат Фәррахов: Хөкүмәткә зур профессионаллар килде, барысын да диярлек шәхсән беләм
Салават Камалетдинов

(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ», Динар Прокопьева). Хөкүмәткә профессиональ һәм әзерлекле кешеләр килде. Мондый фикерне Татарстан Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов «Интервью без галстука с Андреем Кузьминым» проектына кунак булып килгәч әйтте.

«Вакыт күрсәтер, әмма бик профессиональ кешеләр килде. Шул исәптән Татарстаннан да. Бу Марат Хөснуллин (Россия Хөкүмәте рәисе урынбасары), һәм Хөкүмәт Аппаратындагы хезмәттәшебез Эльмир Таһиров (РФ Хөкүмәте Аппараты җитәкчесе урынбасары, Казанда туып-үскән) — алар бик әзерлекле кешеләр. Хөкүмәтнең барлык әгъзаларын шәхсән беләм, бу бик яхшы әзерләнгән, үз өстенә җаваплылык алырга һәм барлык үзгәрешләрдән алда барырга әзер булган профессиональ кешеләр», — диде Айрат Фәррахов.

Парламентарий белдергәнчә, Хөкүмәттә җитди үзгәрешләр аның өчен күңелле көтелмәгән хәл булган. Элеккеге состав инерция буенча эшләде, дип саный Фәррахов.

Айрат Фәррахов белән әңгәмәне sntat.ru сайтында укыгыз. Видеоверсияне «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының YouTube каналында күрергә мөмкин булачак.

Телевизион версияне «Интервью без галстука с Андреем Кузьминым» программасында шимбә, 18.30 һәм якшәмбе, 13.30 сәгатьтә карап булачак.






autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100