Литва татарлары кунак җыйды

Литва татарлары кунак җыйды

(Вильнюс, 25 гыйнвар, “Татар-информ”, Фаяз Фәизов). Литва татарларының дини һәм мәдәни тормышында бу көннәрдә кабатланмас вакыйгалар булып алды. Корбан бәйрәме уңаеннан оештырылган кичәгә кунак итеп алар Казаннан Татарстанның һәм Россия Федерациясенең халык артисткасы, М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры солисткасы Венера Ганиеваны чакырганнар иде. Аның белән бергә Вильнюска оста биючеләр, Татарстанның халык артистлары, халыкара бәйгеләр лауреатлары Ләйсән һәм Айрат Хәмитовлар да килде.

Бәйрәмгә Алитус, Каунас, Клайпеда, Висагинас һәм Паневижис шәһәрләренең татар җәмгыятьләре вәкилләре, шулай ук Вильнюстан һәм аның тирәсендә урнашкан Кырык татар һәм Немежис авылларыннан да татарлар килгән иде. Кичәгә шулай ук, Литвада укучы Ливан студентлары, үзбәкләр, төрекләр һәм Литва мәктәпләрендә белем алучы ятим чечен балалары да чакырылган иде.

Кичә ике бүлектән торды һәм аны Каунас мәчете имамы Ромас Якубаускас белән Литва татарларының берләштерелгән җәмгыять рәисе, гуманитар фәннәр докторы Адас Якубаускас алып барды. Кичәне ачканда имам Р.Якубаускас җыелган халыкны бәйрәм белән котлады. Соңыннан үзешчән сәнгать артистлары башкаруында кечкенә генә концерт та булды һәм “Летувос тоторяй” газетасына 10 ел тулу уңаеннан татар җәмгыятьләре активистларына һәм газетаның баш мөхәррире, фәлсәфә фәннәре кандидаты Галим Ситдыйковка, шулай ук газета хәбәрчесе Марите Милькаманавиченегә мактау грамоталары һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

Бәйрәмдә шулай ук Вильнюс округы җитәкчесе Гинтарас Гибас, Литва Республикасы Сеймы әгъзасы Владимирас Волчок, Литва Республикасының милли азчылыклар һәм эмиграция департаменты, Төркиянең Литвадагы илчесе һәм Вильнюс зыялылары катнашты.

Бик озак көтеп алынган Татарстан сәнгать осталары чыгышлары бәйрәм кичәсенең икенче өлешендә булды. Төгәлрәк итеп әйткәндә, бу икенче бүлек тулысынча җырчы Венера Ганиеваның иҗаты белән танышуга багышланган иде.

Бәйрәмгә дип Польша татарлары делегациясе дә махсус килгән иде. Делегацияне Леон-Мирза-Найман Кричинский исемендәге Польша татар мәдәни үзәге директоры Ежи Шагуневич әфәнде җитәкләде. Ул үз чыгышында Татарстан артистларының осталыгына хәйран калуы турында әйтте һәм аларны Польшага гастрольләргә чакырды.

Сәхнә ябылу белән барлык халыкка да күмәк башкару өчен Г.Тукайның “Туган теле”ен тараттылар. Артистлар артыннан кабатлап, “Туган тел”не барлык тамашачылар да җырлады. Кичәнең соңгы өлешендә бу чарада катнашучы 700 кеше Үзбәкстаннан күчеп килгән Фәхретдин әкәнең тәмле пылавы белән сыйланды. Өстәл үзебезнең милли ашларыбыз белән дә тулы иде. Милли сандугачыбыз Венера Ганиева да кунакка буш кул белән килмәгән. Ул Литва татарлары җәмгыятенә түбәтәйләр, татар китаплары, шулай ук татар музыкасы һәм татар теле дәресләре язылган аудиотасмалар һәм, әлбәттә инде, татарларның иң яраткан милли ризыгы саналган чәкчәк алып килгән иде.