news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шамил Садыйков: «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары татарча мохит формалаштыра

«Татмедиа»да «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды.

Шамил Садыйков: «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары татарча мохит формалаштыра
Солтан Исхаков/архив

(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналларының татарча мохит формалаштыруын әйтте.

«Безнең проектларыбыз интернетта татар теле мохитен формалаштыра. Күптән түгел „Салават күпере“ редакциясе Яңа ел бәйрәмен яңа форматта үткәрде. Без чыршы бәйрәменең милли традициясен — татар телендә генә үткәрелүен кайтара алдык дип саныйм. Хыялыбыз — һәр авылда, һәр татар мәктәбе, бакчаларында чыршы бәйрәменең татар телендә үтүе», — диде ул «Татар-информ» да матбугат очрашуында.

Шамил Садыйков «Салават күпере» нең тиражы 15 меңгә җитүен билгеләп үтте һәм журнал эшчәнлеген уңай яктан бәяләде. «Кайбер видеолар иллешәр мең карау җыйды. Балалар актив рәвештә «СалаваTik» проектын күзәтә, аларга кушылып җырлый, бии. Безнең бурыч — әби-бабаларыбыздан безгә күчкән телне саклап калу васыятен үтәү», — диде ул.

«Туган телгә мәхәббәт, туган телне өйрәнү балачактан ук башлана. Балаларыбызга кечкенәдән үк татар халкының горур булуын, милли хәзинәләребезне сеңдереп калдыра алсак, аларның чын татар шәхесе булачагына өметебез зур», — дип сөйләде ул.

«Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары баш мөхәррире Зилә Хөснетдинова журналларның почта аша төрле төбәкләргә кадәр барып җитмәү мәсьәләсен күтәрде. «Әти-әни, әби-бабайлардан күпләп шалтыратулар алабыз. Шуңа күрә Казан шәһәре һәм якын тирә районнардагы мәктәп-бакчаларга үзебезгә таратырга тәкъдим итәм», — диде ул.

Баш мөхәррир «Салават күпере» журналын быел 176 меңнән артык, «Сабантуй» журналын 103 меңнән артык бала укыганын әйтте. «Китапка, журналга балаларның мәхәббәтен саклап кала алсак, алар киләчәктә башка басмаларны да укыячак дип уйлыйм. Бер яктан, тираж күп. Икенче яктан, татар балаларының саны 20 мең генә түгел. Минемчә, бу саннарны без берничә тапкырга арттыра алабыз», — диде ул.

«СалаваTik»лар Казанда «Татарча Чыршы бәйрәме» оештырды, дип язган идек.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100