news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүген «Казан» гаилә үзәге янында шәһәрнең төп чыршысы ачылачак

Бәйрәмдә җырчылар Лейна һәм Анастасия Макарова, ТРның атказанган артисты Илсөя Бәдретдинова һәм «Закария» фолк-төркеме чыгыш ясаячак.

(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ»). 24 декабрьдә «Казан» гаилә үзәге янында урнашкан үзәк Яңа ел мәйданчыгын ачу тантанасы узачак. Шәһәрдәге иң биек 35 метрлы чыршы яктылык, динамика һәм анимация элементлары кулланылган гөмбәз белән бизәләчәк.

Кунакларны «КышДаКар-фест» фестивале кысаларында концерт программасы һәм бәйрәм сәүдә рәтләре көтә, алар шәһәр символикасы һәм иллюминация белән бизәлгән.

Интерактив тамаша алдагы Цифрлаштыру елына багышлана. Бәйрәмнең төп герое — «QR–коты» — Казан халкының өйләренә кереп, алар белән бәйрәм итәргә хыялланучы 2 хулиган мәче.

Кич концерт программасы белән дәвам итәчәк. Хедлайнерлар Лейна һәм Анастасия Макарова, шулай ук ТР атказанган артисткасы Илсөя Бәдретдинова һәм «Закария» фолк-төркеме булачак. Балалар өчен аттракционнар эшләячәк.

Бәйрәм мәйданчыгы 16:00 сәгатьтән эшли башлаячак, төп чыршы 16:30 сәгатьтә ачылачак, дип хәбәр иттеләр Казан Башкарма комитетының Мәдәният идарәсендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100