news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллы территориясе 1,5 мең квадрат метрга зураячак

Закон проекты җир участогы территориясен торак төзелеше өчен файдалану максатыннан әзерләнгән.

Чаллы территориясе 1,5 мең квадрат метрга зураячак
архив/Михаил Захаров

(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген ТР Дәүләт Советы утырышында Чаллы территориясен 1582 кв.метрга зурайту мәсьәләсе каралды. Парламентарийлар шул хакта карарны хуплады.

«Закон проекты Тукай районы Кече Шилнә авыл җирлегенә керүче җир биләмәсен Чаллыга күчерү белән бәйле рәвештә, муниципаль берәмлекләрнең чикләрен үзгәртү өчен әзерләнде. Бу шушы җир участогы территориясен торак төзелеше өчен файдалану максатыннан кирәк», — дип хәбәр итте Чаллы шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Абдуллин.

Чикләрне үзгәртү мәсьәләсе буенча Тукай районында һәм Чаллыда җәмәгать тыңлаулары үткән. «Биредә яшәүчеләр чикләрне үзгәртү турында инициативаны хупладылар», — диде Абдуллин.

Территория чикләрен үзгәртү ихтыяҗы төзелгән торак йорт шәһәр чикләреннән чыгу нәтиҗәсендә туган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100