news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Синоптиклар Татарстанда көчле бозлавык турында кисәтә

25 декабрьдә һава температурасы төнлә -7дән -12 градуска, ә көндез - 4тән - 9 градуска кадәр булачак.

(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ»). Иртәгә Татарстан территориясендә һәм Казанда юлларда урыны белән көчле бозлавык көтелә. Төнлә республиканың төньяк районнарында бозлавык булырга мөмкин. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

«Татар-информ» элек Татарстанда атна ахырына кадәр уртача салкын һава торышы урнашачагын хәбәр иткән иде. Шулай ук 25 декабрьдә һава температурасы төнлә 7дән 12 градуска һәм көндез 4тән 9 градуска кадәр салкын булачак.


news_right_1
news_right_2
news_bot