news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Героеның тол хатыны Хәрби комиссариаттан суд аша 1,5 миллион сум акча алган

Өч бала белән тол калган хатын туендыручысын югалту сәбәпле пенсиясенә 100 процентлы өстәмә алачак.

(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ»). Сириядә һәлак булган Россия Герое Марат Әхмәтшинның тол калган хатыны Татарстанның Хәрби комиссариатын судка биргән һәм 1,5 миллион сумнан артык акча алуга ирешкән. Бу хакта «Ана хокукы» фондының рәсми сайты хәбәр итә.

2016 елның 3 июнендә, Сирия территориясендә сугышчан бурычын үтәгәндә, гаубица артиллерия дивизионы штабының разведка башлыгы Марат Әхмәтшин алган яралардан һәлак булган иде.

Ир-атка үзе үлгәннән соң Россия Герое исеме бирелде. Закон нигезендә аның өч бала белән тол калган хатынына туендыручысын югалту сәбәпле пенсиясенә 100 процент күләмендә өстәмә акча түләнүен гарантияләнә. Әмма ТР Хәрби комиссариаты һәлак булучының гаиләсенә пособие күләмен арттырудан баш тарту сәбәпле, Геройның тол хатыны судка мөрәҗәгать иткән.

Беренче утырыш 22 ноябрьдә узган, әмма хөкемдар, Хәрби комиссариат вәкилләре Әхмәтшинаның пенсия эшен алып килмәү сәбәпле, тиешле карар чыгара алмаган.

Якларның фикерләрен тыңлаганнан соң, хөкемдар фонд дәгъвасын канәгатьләндергән. Хәзер Марат Әхмәтшин гаиләсе түләүләрне тулы күләмдә алачак. Моннан тыш, Хәрби комиссариат аларга 1,5 миллион сумнан артык бурычын да кайтарырга тиеш булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100