news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: Шәһәрдәге проблемалар авылларга да кагыла

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов журналистлар белән очрашуда авылның киләчәге турында фикерен әйтте.

(Казан, 24 декабрь, "Татар-информ"). Татарстан Президенты журналистлар белән Яңа ел алды очрашуында шәһәрдәге “Безнең ишегалды” программасы авылларда ничек баруы хакында сөйләде.

“Әгәр дә сез республикада хәл ителә торган программаларны алсагыз, аларның күбесе авылга да кагыла. Шул ук урта мәктәпләр, балалар бакчалары, юллар, авыл урамнарындагы утлар, су - алар бит барысы да авылга карата эшләнә”, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Президент авылда яшьләрне саклар өчен, социаль мәсьәләләрне генә түгел, яхшы акча эшли торган эш урыннары, бизнес төзү өчен уңайлы шартлар булдырырга кирәклеген ассызыклады.

“Әгәр дә кешенең һөнәре, шөгыле булса, бераз акча эшли башласа, ул беркая да китми. Авылда юлы, газы, суы булса, шәһәргә омтылмый. Авылда аның үзен күрсәтергә мөмкинлекләре зуррак”, - диде ил башлыгы.

Рөстәм Миңнеханов югары уку йортларын бетергән яшь белгечләрне авылга җәлеп итү өчен грантлар бирү, торак белән ярдәм итү буенча да фикерен җиткерде.

“Тырышып көн итүчеләр, фермерлар, эшмәкәрләр, үз эшләрен булдырып яшәүчеләр бар. Аларда да проблемалар җитәрлек. Алар тырышып үз юлларын табалар һәм бервакытта да зарланмыйлар”, – диде ТР Президенты.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100