news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
ТР мәктәпләрен компьютер программалары белән тәэмин итүнең беренче этабы тәмамланган
Бюджет оешмаларын компьютер программалары белән тәэмин итү -чираттагы этап булачак
Скопировать ссылку
(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ», Айгөл Фәхретдинова). Быел «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында Татарстан мәктәпләрен компьютер программалары белән тәэмин итүнең беренче этабы уңышлы тәмамланган. Аның нәтиҗәсендә, мондый бәхет 656 мәктәпкә елмайган. Бу хакта бүген журналистлар белән очрашуда ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Фәрит Фазылҗанов хәбәр итте.
Билгеле булганча, мәктәпләрне компьютер программалары белән тәэмин итү тәҗрибәсе бүген Россиянең 3 төбәгендә бара. Киләсе елга бу эшне тулысынча тәмамлау бурычы куелган. «Бу безнең өчен бик мөһим. Ул Россиядә софт индустриясен яңадан торгызуга хезмәт итә», – ди министр. Икенчедән, ирекле программа тәэмин ителеше программаларга каралган бюджет чыгымнарын кризис шартларында сизелерлек киметергә ярдәи итә икән. Фәрит Фазылҗанов сүзләренә караганда, киләчәктә республикада компьтер программалары белән тәэмин итү эше «Электрон Татарстан» проекты кысаларында бюджет оешмаларында, министрлык-ведомстволарда алып барылачак. Муниципаль дәрәҗәгә чыгу – чираттагы этап булачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot