Ф.Фазылҗанов: «Тармакның бурычы – халыкка сыйфатлы хезмәт күрсәтү»

ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры бүгенге шартларда тармак акча эшли белергә һәм сыйфатлы хезмәт күрсәтергә тиеш дип саный
(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ», Айгөл Фәхретдинова). Икътисади кризис шаукымына карамастан, 2008 ел республиканың мәгълүматлаштыру һәм элемтә тармагы өчен уңдырышлы ел булган. Киләсе елда ирешелгән үрләрне саклап калырга уйлыйлар. Бу хакта бүген журналистлар белән очрашуда министр Фәрит Фазылҗанов хәбәр итте.
Министр сүзләренә караганда, бүгенге көндә тармакта үсеш темплары 17 процент тәшкил итә, уртача хезмәт хакы күләме ел дәвамында 14 мең сумга җиткерелгән, 20 млрд. сумлык тулай керем алынган. Фәрит Фазылҗанов 2008 елны элемтә инфраструктурасын үстерү белән бәйле эшләр циклын тәмамлау елы буларак та билгеләп узды. Бүгенге көндә Татарстан автомат телефон станцияләре тулысынча цифрлыга күчерелгән Россиянең бердәнбер төбәге санала. Хәзер республикада элемтә белән тәэмин ителеш 98 процент тәшкил итә. Бу Татарстан элемтәчеләренең соңгы 10 елдагы зур казанышы. Быел техник тәэмин ителеш белән бергә, халыкка элемтә хезмәтләрен күрсәтүнең сыйфатын күтәрүгә юнәлеш бирелгән. «Бу –мәгълүмат җәмгыяте үсеше шартларында тагын да актуаль. Ул клиентларга йөз тоту сәясәте кертүне, аларга күрсәтелә торган хезмәтләр төрен арттыруны таләп итә», – ди министр. Аның сүзләренчә, бүген тармакта 20 меңнән артык кеше, 200 дән артык компания шушы бурычларны хәл итүгә хезмәт итә. Тармакны үстерү юнәлешендә актуаль мәсьәләләрнең берсе булып республикада электрон җәмгыятьнең алга таба үсешенә ярдәм итү тора. Алдагы елларда төп игътибар шуңа биреләчәк. Министр Интернеттан кулланучылар саны арта бару шартларында, дөнья челтәренә чыгу тарифларын киметү буенча зур эш башкарылуын искәртте. Сыйфатлы хезмәткә һәм конкуренциягә юл ачылу тарифларның кимүенә китергән. Алар ел башы белән чагыштырганда 4 тапкырга кимегән.
Фәрит Фазылҗанов Интернет кулланучылар өчен алга таба хезмәтләр күрсәтү спектрының артачагын вәгъдә итте. Хәзер татарстанлылар радиодулкыннар ярдәмендәге Wi-Fi технологиясен үзләштерсә, киләсе елдан WiMAX технологиясе дә кулланылышка керер дип көтелә. Киләсе ел шулай ук цифрлы телерадиотапшырулар проектын гамәлгә ашыруны башлау елы да булырга тиеш.
«Кризиска карамастан, киләсе елда да позицияләребезне югалтмыйча, тотрыклы эшләргә, керемнәрне арттырыга, хезмәт хакын күтәрергә ниятлибез. Моның өчен тармак акча эшли белергә һәм халыкка сыйфатлы хезмәт күрсәтергә тиеш. Инде инфраструктура буенча төп социаль-икътисади бурычлар хәл ителде. Алга таба төп игътибар сыйфатка биреләчәк», – дип белдерде мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры.