Башкортстан читтәге башкортларны кунакка кабул итә

Башкортстан читтәге башкортларны кунакка кабул итә

(Уфа, 24 декабрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанда узган җомгадан башлап өч көн дәвамында Чиләбе өлкәсе башкортлары мәдәнияте көннәре булып үтте. Шушы зур бәйрәм чараларында катнашу өчен, җомга иртәсендә Чиләбе өлкәсеннән поездда 220дән артык кеше килеп төште. Кунаклар арасында Чиләбе өлкәсендәге башкорт милли оешмалары вәкилләре дә, танылган галимнәр, иҗат әһелләре, сәнгать осталары, спортчылар да бар иде. Чиләбедән килүчеләрнең 50се – балалар булды. Алар төрле сәнгать төркемнәре шөгыльләнүчеләр.

Башкортстанда Чиләбе өлкәсе башкортлары бәйрәменең беренче көнендә кунаклар, нигездә, Уфаның тарихи, истәлекле урыннарында булды һәм яңа төзелешләр белән танышты. Кичен Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрында булып артистлар белән аралашты, спектакль карады.

Төп чаралар шимбә көнне үтте. Кунаклар үзләре белән алып килгән күргәзмәләрне күрсәтте. Анда милли киемнәр дә, милли ашлар да, кул эшләре дә аерым-аерым урнаштырылган иде. Аннан соң “түгәрәк өстәл” сөйләшүе дә оештырылды. Әлбәттә, иң мөһим чара Чиләбе өлкәсенең төрле районнарыннан килгән сәнгать осталарының зур концерты булды.

Кичә Башкортстан башкаласы тагын бер өлкәнең башкортларын кабул итте. Бу юлы Уфага Сарытау өлкәсе башкортлары килде. Хәзер Башкортстанда Сарытау өлкәсе башкортлары мәдәнияте көннәре башланды. Бу тантаналар кысларында төрле чаралар оештырыла. Ә бәйрәмнең рәсми өлешенә ноктаны шулай ук Сарытаудан килгән кунакларның зур мәдәни программасы куя.