news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР Милли китапханәсе «Текст» фестивалендә катнашырга чакыра

Катнашучылар төрле ракурсларда текстларның күптөрлелеген тикшерә ала.

(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ»). 28 ноябрьгә кадәр ТР Милли китапханәсендә «Текст» китапханә фестивале уза. Катнашучылар төрле ракурсларда текстларның күптөрлелеген тикшерә ала: вакытлы матбугаттагы рекламадан алып рок-музыка турындагы үзнәшергә кадәр.

Фестиваль кысаларында лекцияләр, форумнар, дискуссияләр, күргәзмәләр, экскурсияләр уздырыла. Әйтик, шәһәр халкы «В чертогах разума» интерактив экскурсиясенә кушыла, реставрация бүлеге хезмәткәрләреннән китаплар һәм гаилә архивлары төпләү буенча мастер-класста катнаша, Радмила Хакованың язучылар остаханәсендә текст-автопортрет булдыра, татар яшь авторлары күргәзмәсен карый ала, дип хәбәр итә ТР Милли китапханәсенең матбугат хезмәте.

Шулай ук популяр лекторлар һәм танылган кунаклар чыгышларын да тыңларга мөмкин. «Самиздат в рок-музыке» лекциясе белән музыкаль продюсер Александр Кушнир чыгыш ясаячак, яңа татар шигърияте антологиясе турында шагыйрь Йолдыз Миңнуллина сөйләячәк. Укучылар белән иҗади очрашуны ике тапкыр «Зур китап премиясе лауреаты Шамил Идиатуллин үткәрәчәк.

Моннан тыш, балалар һәм өлкәннәр өчен төрле телләрдә китаплар уку һәм китапханәчеләр өчен махсус чаралар планлаштырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100