Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мишустин ковид белән җиңел формада авыручылар өчен QR-кодлар булачак дип вәгъдә итте
Россия халкының шактые коронавирус белән җиңел формада авырый һәм антитәнчекләре югары була, тик прививкалар булмау һәм медицина учреждениеләренә мөрәҗәгать итмәү аркасында QR-кодлар ала алмый.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ»). РФ Премьер-министры Михаил Мишустин Covid-19 коронавирусы белән җиңел формада авырып алган Россия халкына QR-кодлар бирү идеясен уйларга вәгъдә итте.
Хөкүмәт Рәисе Амур өлкәсе губернаторы Василий Орловның ковидка каршы көрәш буенча Координацион совет президиумы утырышында әйтелгән тәкъдименә шундый җавап бирде, дип хәбәр итә ТАСС.
Ерак Көнчыгыш төбәге башлыгы билгеләп үткәнчә, Россия халкының шактые коронавирус белән җиңел формада авырый һәм антитәнчекләре югары була. Тик алар прививкалар булмау һәм медицина учреждениеләренә мөрәҗәгать итмәү аркасында QR-кодлар ала алмый. Ул мондый гражданнарга дәүләт хезмәтләре порталы аша кодлар бирү тәртибен федераль дәрәҗәдә эшләргә чакырды.
Амур өлкәсе җитәкчесенең тәкъдимнәрен тыңлап, Премьер-министр Россия халкына QR-кодлар бирү идеясен уйларга вәгъдә итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз