news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Васильево бистәсендәге «Березка» балалар бакчасында «Балкы!» дигән флешмоб үтте

Әлеге акция «Березка»да икенче ел уза.

(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ», «Яшел Үзән»). Васильевоның «Березка» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм педагоглар, юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу атналыгы чаралары кысаларында, бөтенроссия «Засветись!» бию флешмобына кушылды. Бу хакта район газетасы яза.

Яктылык кайтаручы жилетларда, юл билгеләре макеты һәм ачык плакатлар тотып балалар автомобиль юлы янында урнашкан мәктәпкәчә учреждение каршында чыгыш ясадылар.

Флешмобның тамашачылары ата-аналар гына түгел, үтеп баручы машина йөртүчеләр дә булды.

«Әлеге акция „Березка»да икенче ел уза. Беренче чиратта, без ата-аналарның һәм юл хәрәкәтендә катнашучыларның игътибарын юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүгә юнәлтәсебез килә: тизлек режимын саклау, бигрәк тә, мәгариф оешмалары тирәсендә, көннең караңгы вакытында юлларда яктыртылсын өчен, киемдә яктылыкны кире кайтара торган элементлар тагып йөрү», — дип сөйләде Яшел Үзән районында юл хәрәкәте куркынычсызлыгын профилактикалау бүлеге башлыгы Зөлфия Шакирова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100