news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татар яшьләре лидер мәктәбе»нә быел этномәдәни проект белән шөгыльләнүчеләр җыелачак

Яшьләр үз төбәкләренең иҗтимагый һәм мәдәни тормыштагы эшчәнлекләре турында фикер алышачак.

«Татар яшьләре лидер мәктәбе»нә быел этномәдәни проект белән шөгыльләнүчеләр җыелачак

(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ» Зилә Мөбәрәкшина). 9 — 15 декабрь көннәрендә XII «Татар яшьләре лидер мәктәбе» узачак. Быел Казанда татар иҗтимагый оешмаларының һәм берләшмәләренең яшь җитәкчеләре, шулай ук җирле һәм төбәк дәрәҗәсендәге этномәдәни проектларны гамәлгә ашыру белән шөгыльләнүче активистлар җыелачак. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә «Идел» яшьләр үзәге директоры Ләйсән Сафина сөйләде.

«Делегатлар өчен атна дәвамында төрле лекцияләр һәм практик дәресләр, түгәрәк өстәлләр, очрашулар оештырылачак. Киләчәктә яшьләрнең этномәдәни проектларын гамәлгә ашыруга ярдәм күрсәтергә телибез. Шуңа күрә бирегә милли үзаңны, милли традицияләрне һәм туган телне үстерүгә көч куйган яшьләрне җыябыз», — диде ул.

Ләйсән Сафина сүзләренчә, «Татар яшьләре лидер мәктәбе»нә Россиянең төрле төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче, үз төбәгенең иҗтимагый һәм мәдәни тормышында актив катнашучы 18 яшьтән алып 30 яшькә кадәрге татар яшьләре чакырыла. «Шулай ук алар Казанның мәдәни чараларында да катнашачак. Кунаклар Боровое Матюшинода урнашкан „Волга“ яшьләр үзәгендә яшәячәк», — диде ул.

«Катнашу шартларына килгәндә, 28 ноябрьгә кадәр шушы сылтама буенча анкета тутырырга һәм „Идел“ Яшьләр үзәгенә хәбәр итү сорала», — диде Ләйсән Сафина.

Оештыручылар: Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе һәм «Идел» Яшьләр үзәге.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100