news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рифат Ханнанов Казан Башкарма комитетыннан Россия Хөкүмәте командасына эшкә күчте

Казанда Ханнанов муниципаль хезмәтләрне цифрлы форматка күчерү белән шөгыльләнде.

Рифат Ханнанов Казан Башкарма комитетыннан Россия Хөкүмәте командасына эшкә күчте

(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ»). Казан шәһәре Башкарма комитетының Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә идарәсен җитәкләгән Рифат Ханнанов, эшен алыштырып, РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко командасына кушылды. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ханнанов шәһәр Башкарма комитетында 2008 елдан бирле эшләде, ә 2014 елда Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә идарәсен җитәкләде. Аның җитәкчелегендә шәһәрдә муниципаль хезмәтләрне цифрлы форматка күчерү һәм видеокүзәтү белән шөгыльләнделәр.

Шунысын да искәртик: быелның башыннан Казанның муниципаль порталында 47 төрле хезмәт күрсәтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot