Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Путин Рафис Борһанов, Ләйлә Фазлыева һәм Андрей Поминовны орден белән бүләкләде
РФ Президенты биш татарстанлыны дәүләт бүләкләре белән билгеләп үтте.

(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ»). РФ Президенты Владимир Путин Россия Федерациясенең дәүләт бүләкләрен тапшыру турындагы указны имзалады. Анда Татарстанның биш вәкиле билгеләп үтелгән.
«2019 елда Казан шәһәрендә һөнәри осталык һәм стандартлар буенча «Ворлдскиллс» дөньякүләм чемпионатына әзерләнү һәм аны үткәрүгә зур өлеш керткәне өчен Борһанов Рафис Тимерхан улын Александр Невский ордены белән бүләкләргә», - диелә документ текстында.
Рафис Борһанов ТР мәгариф һәм фән министры булып эшләгән чагында ярышларны әзерләүдә катнашты. 2020 елның сентябрендә ул Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе ректоры итеп билгеләнде.
Шулай ук Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева белән ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминовның да «Ворлдскиллс» чемпионатын оештыруда зур роль уйнавы искәртелде. Аларга II дәрәҗә «Ватан алдындагы хезмәтләре өчен» ордены тапшырылды.
РФ Президенты указы белән Татарстаннан ирле-хатынлы Алсу һәм Хәбир Мөхәрләмовлар да билгеләп үтелде. Алар гаилә институтын ныгыткан һәм балалар тәрбияләгән өчен «Ата-ана даны» ордены белән бүләкләнде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз