news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәү-Казан трассасының Лаеш районы Орел авылы яныннан узу схемасы өйрәнелә

«Мөмкин кадәр уңайлы булырлык, тавышны киметерлек юллар эзлибез. Трассаның шушы урында түбәнрәк узу мөмкинлеге карала, ягъни, юл тоннельдан узачак. Шундый техник алым карала», — диде Фәрит Хәнифов.

(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда Мәскәү-Казан М-12 трассасының халык өчен уңайлы схемасы карала. Трассаның Лаеш районы Орел авылы яныннан узу мәсьәләсе өйрәнелә. Бу хакта ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов Министрлар Кабинетында узган брифингта әйтте.

«Юлдан 200-300 метр ераклыктагы ара авыл халкын борчый. Мөмкин кадәр уңайлы булырлык, тавышны киметерлек юллар эзлибез. Трассаның шушы урында түбәнрәк узу мөмкинлеге карала, ягъни, юл тоннельдан узачак. Шундый техник алым карала. Брустверлар тоннельны биегәйтергә булышачак, шуңа күрә көчле тавыш булмас дип көтелә. Бу мәсьәләгә сак карыйбыз, иң мөһиме, якындагы күлләргә зыян килмәсен», — диде министр.

Фәрит Хәнифов Мәскәү-Казан юлы төзелеше буенча төзелгән эшче төркем составына төрле министрлык-ведомство вәкилләре, трасса уза торган урында якын урнашкан торак пунктларда яшәүчеләр кергәнен әйтте.

«Җирле халык сораулары исәпкә алынды, хәл ителеп килде. Халык җаваплы карады, техник нечкәлекләрне җентекләп өйрәнде, алар хакында проектлаучылар, муниципаль хакимият белән сөйләшенде», — диде. Министр Лаеш районындагы Каип авылы халкының мәнфәгатьләрен дә исәпкә алынган әйтте. Шактый акчалар кирәк булса да, зур урман массивы сакланган.

Трасса уза торган урында «Актер» ял базасын урнаштыру мәсьәләсе дә чишелгән. «Элеккесенә караганда да яхшырак урын таптык. Компенсация түләүләрен алып, ял базасы башка урында заманча базасын төзиячәк», — дип әйтте Фәрит Хәнифов.

Торак пунктларга якын дип саналган урыннарда тавыштан саклау экраннары кую ниятләнә. «Россия Министрлар Кабинеты трассаны террриториаль планлаштыру схемасы кабул итте. Без бу коридорны беләбез. Шул ук вакытта төзәтмәләр дә кертелә. Проект-смета документациясе әлегә әзер түгел», — диде министр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100