news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КФУ студентлары Татмедиада булдырылган яңа проектлар белән танышты

Инглиз һәм төрек телләрен укыту юнәлешендә белем алган яшьләр киләчәктә төрле редакцияләр белән хезмәттәшлек итәргә теләкләрен белдерде.

КФУ студентлары Татмедиада булдырылган яңа проектлар белән танышты
Алсу Исмәгыйлева

(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ» Зилә Мөбәрәкшина). Бүген КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының инглиз һәм төрек телләре укытучысы белгечлегендә белем алган студентлар Татмедиа бинасында кунакта булды. Редакцияләр белән танышканнан соң, алар «Татар-информ» хәбәрчесенә проектларга карата фикерләрен сөйләде.

Студентлар «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы, «Салават күпере», «Сабантуй», «Ялкын», «Идел», «Мәгариф», «Гаилә һәм мәктәп», «Сөембикә» журналлары, «Шәһри Казан» газетасы редакцияләрендә кунакта булды. Алар «Салават күпере» һәм «Сабантуй», «Ялкын» журналлары булдырган проектларда алга таба катнашырга теләүләрен әйтте. «Укыту барышында мәктәптән тыш, медиа мәйданда да белем бирү файдалы», — диде студентлар.

Яшьләр «Салават күпере» һәм «Ялкын» журналларының студиясен карап, балаларга кызыклы алымнар кулланып укыту мөмкинлекләренә төшенде. Алар медиа мәйданчыкта төшерелгән үзенчәлекле проектларны уңай бәяләде. «Татмедиа»да балаларга белем бирү өчен дә шартлар тудырылган, «Беләсем килә» «Zoo-дөнья» һ.б. проектларны дәресләрдә кулланып була, чөнки барысы да укучы өчен аңлаешлы», — дигән нәтиҗәгә килде студентлар.

«Булачак журналистларны һәм педагогларны социаль челтәрләр белән эшләргә өйрәтәбез, моның өчен „Татар-информ“ агентлыгында махсус медиа мәктәп бар, анда теләге булган һәр кеше катнашып, үзен сынап карый ала. Моннан тыш, федераль мәгълүмат чараларында эшләүче спикерларны чакырып, мастер-класслар үткәреп торабыз», — диде «Татар-информ» генераль директорының социаль челтәрләр буенча урынбасары Алсу Исмәгыйлева.

Алсу Исмәгыйлева «Интертат» һәм «Татар-информ»ның татар редакциясе битләрен социаль челтәрләрдә бер миллион татар укучысы карап барганын әйтте. «Төп максат — укучыларга мәгълүмат эзләп табып, хәбәрләр җиткерү. Безнең исәпләүләр буенча, хәзер татар дөньясында әдәби телне аңлаган, аны камил белгән 430 — 480 мең кеше бар», — диде ул.

«Салават күпере», «Сабантуй» журналлары мөхәррире Зилә Хөснетдинова «Салават күпере» мисалында укучылар санын саклап калу алымнарын сөйләде. «Журналыбыз яңа форматта — төрле формаларда чыга башлады, эчендә маҗаралар, уеннар, рәсемнәр һәм наклейкалар урын алган. Журналны 10 мең бала укый. Бу — Татарстан өчен зур күрсәткеч. Мисал өчен, Россия буенча „Мурзилка“ журналын 20 мең кеше яздырып ала», — диде ул.

«Безгә берьюлы монтажер, диктор, оператор, дизайнер һәм журналист булырга туры килә. Сүз уңаеннан, журналда урнаштырылган QR-код аша кереп, балалар өчен кызыклы тапшырулар карап була», — диде Зилә Хөснетдинова. «Ялкын» журналы мөхәррире Илназ Фазуллин да редакциянең студиясе белән таныштырып, хезмәттәшлек итәргә чакырды. «Татар телендә дә карап була торган тапшырулар эшләүне дәлиллисебез килә», — диде ул.

Студентлар «Тәртип» радиосы студиясе белән дә танышты. «Радионың мөмкинлекләре арта, киләчәктә укытучылар белән тапшырулар әзерләргә ниятлибез», — диде радионың баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлева. Яшьләр университетта узачак лекциядә барлык журналларга бәя биреп, киләчәктә иҗади материалларын редакцияләргә юллаячакларын әйтте.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100