Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда Вознесение тракты төзелеше киләсе елда башланырга мөмкин
Автомобиль юлын Казанның Совет районында Гвардейская урамыннан Җиңү проспектына кадәр төзиячәкләр.
(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Казанда Вознесение тракты төзелеше киләсе елда башланырга мөмкин. Бу хакта Министрлар Кабинетында узган брифингта Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары — Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев әйтте.
«Проектлау башлана. Хәзер проектның экспертизасы тәмамлана. Якын арада Дәүләт экспертизасынннан уңай бәяләмә алырбыз дип ышанам. Аннары финанслауны карарга кирәк. Республикада һәм гомумән ил буенча икътисади вазгыять мөмкинлек бирсә, киләсе елда төзелеш башланырга да мөмкин», — дип белдерде Игорь Куляжев.
Автомобиль юлын Казанның Совет районында Гвардейская урамыннан Җиңү проспектына кадәр төзиячәкләр. Өч полосалы трасса 4,1 км озынлыкта булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз