news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан яны бистәләрендә яшәүчеләр, урамнарны кардан чистартып, акча эшли ала

«Кешеләргә контрактта язылган акча түләнәчәк. «Без мондый ярдәм булса, шат кына булачакбыз. Юл эшчеләре булса да, кабул итәчәкбез», — дип белдерде Игорь Куляжев.

Казан яны бистәләрендә яшәүчеләр, урамнарны кардан чистартып, акча эшли ала
Рамил Гали

(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Казан яны бистәләрендә яшәүчеләр, теләкләре һәм үз техникалары булса, урамнарны кардан чистартып, акча эшли ала. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында брифингта Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары — Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев әйтте.

Ул Казанда юлларда кар чистарту белән дүрт генераль подряд оешмасы шөгыльләнүен әйтте.

«Кызганыч, бистәләрдә урамнарны чистарту проблемасы бар. Беренчедән, бер квадрат метр җирне чистарту бәясе шактый арзан. Икенче проблема — бистәләрдә хәзер кар чыгарырга урын да юк. Йортлар юлга бик якын булгач, кайчак карны юл читенә дә өеп барып булмый. Һәркемнең капкадан керү-чыгу юлы да ачык булырга тиеш бит», — диде Игорь Куляжев.

Аның сүзләренчә, шул дүрт подряд оешмасы үзе мөстәкыйль эшләргә теләгән трактористны эшкә кабул итә алачак. Кешеләргә контрактта язылган акча түләнәчәк. «Без мондый ярдәм булса, шат кына булачакбыз. Юл эшчеләре булса да, кабул итәчәкбез», — дип белдерде Игорь Куляжев.

Казанда юллар торышы өчен «Городское благоустройство», «Городские мосты», «Горводзеленхоз» и «ДРЭУ» оешмалары җавап бирә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100