news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакайда әти-әниләргә гаилә кыйммәтләре турында сөйләделәр

Теләгән әти-әниләр шәхси консультация дә алдылар.

(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ», «Азнакай», Резеда Шәрипова). «Компас» консультация үзәгендә әти-әниләр белән «Гаилә кыйммәтләре — уңышлы тәрбия нигезе» дигән темага тренинг узды. Бу хакта район газетасы яза.

Азнакай шәһәренең 21 нче «Сандугач» балалар бакчасы базасындагы «Компас» консультация үзәгендә әти-әниләр белән «Гаилә кыйммәтләре — уңышлы тәрбия нигезе» дигән темага тренинг узды.

Тренингны үзәк белгечләре, Казан шәһәреннән балалар нейропсихологы А. Т. Махатадзе үткәрде.

Теләгән әти-әниләр шәхси консультация дә алдылар, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot