news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Авыл ипотекасы» өчен ана капиталын беренчел кертем итеп файдаланырга рөхсәт бирелә

«Авыл ипотекасы» программасының гамәли көче киңәйтелде һәм субсидияләр бирү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелде.

«Авыл ипотекасы» өчен ана капиталын беренчел кертем итеп файдаланырга рөхсәт бирелә
Владимир Васильев

(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ»). Россия Хөкүмәте 27 октябрьдә кабул иткән карар нигезендә «Авыл ипотекасы» дәүләт программасының гамәли көче киңәйтелде. Хәзер ана капиталын беренчел взнос өчен файдалану мөмкинлеге барлыкка киләчәк. Элегрәк Кагыйдәләрдә мондый күрсәтмә булмады һәм банклар заемчыны кире кага ала иде. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек минстрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Әлеге карар нигезендә шулай ук Россия кредит оешмаларына һәм «ДОМ. РФ» АҖенә Авыл территорияләрендә торак төзүгә (сатып алуга) ипотека кредитлары буенча алынмаган табышларны каплау өчен субсидияләр бирү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелде.

2021 елдан ипотека кредиты биеклеге биш каттан артмаган күпфатирлы йортлардан торак урыннар сатып алу өчен бирелә ала. Моңа кадәр Кагыйдәләрдә андый чикләүләр юк иде. Моннан тыш, киләсе елдан торак төзү өчен ипотека кредитынннан файдаланганда, җир кишәрлеге заемчыга милек хокукында гына түгел, ә арендага да бирелергә мөмкин.

Яңа кагыйдәләр нигезендә, 2021 елдан кредит шартнамәсенә карата, сатып алынган яки төзелгән торак урынында заемчыны милек хокукы теркәлгән көннән алып ярты ел эчендә мәҗбүри теркәү турында таләп барлыкка киләчәк. Әлеге шарт, шулай ук кредит алган көннән ике ел эчендә торак йортны төзеп бетерү турындагы таләпләр бозылган очракта, банк ипотека буенча ставканы яңадан карарга мөмкин.

Авыл ипотекасы еллык 3 процент ставка белән (ипотеканы иминиятләштергәндә 2,7 процент) 25 елга кадәр бирелә, кредитның максималь суммасы — 3 млн сум. Авыл җирлегендә йорт, фатир, җир кишәрлеге сатып алырга яки төзергә мөмкин. Ипотека алу өчен илнең 21 яшьтән 75 яшькә кадәрге теләсә кайсы гражданы гариза бирә ала.

Авыл территорияләре исемлеге Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 2020 елның 5 мартындагы 48/2-пр номерлы боерыгы белән расланган. Авыл территорияләренә авыллар, бистәләр һәм авыл агломерацияләре, ягъни 30 меңгә кадәр халкы булган шәһәр тибындагы бистәләр һәм кечкенә шәһәрләр керә. Мәсәлән, бирегә Әгерҗе, Аксубай, Апас, Арча, Буа, Лаеш, Минзәлә районнары һ. б. кергән, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100