news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабугада бер йортның подъезд каршына үзенчәлекле агачлар утыртканнар

Аларны өч ел элек шушы йортта яшәүче Мөнир Маликов утырткан.

(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ», «Алабуга нуры»). Алабуганың Нефтьчеләр проспектындагы 13 нче йортның 4 подъезды янында туя агачлары үсә.

Аларны өч ел элек шушы йортта яшәүче Мөнир Маликов утырткан.

«Бик матур агачлар. Шулай бервакыт мин эчемнән генә, «ә нишләп утыртып карамаска?» дип уйлап куйдым. Үз йортыбыз янындагы территорияне төзекләндерәсе килгән иде. Бик матур. Бу агач ылысын коймый, ул чыршы яки наратка караганда күпкә матур. Өстәвенә, аны үз зәвыгың белән формалаштырырга була, — диде Мөнир Маликов.

Туя (искечә «туйя», «тормыш агачы») — кипарислар гаиләсеннән. Мәңге яшел агачлар, сирәк очракларда алар 70 метрга кадәр озынлыкка кадәр үсә ала. Туя үсеш шартларына таләпчән түгел, кырауларны яхшы үткәрә, ул яшелләндерүдә кулланыла, күләгәдә дә үсү мөмкинлегенә ия. Агачның кайбер төпләре йөз һәм аннан да күбрәк еллар дәвамында үсәргә мөмкин, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100