news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанлылар кышларга калган кошларның язмышы өчен борчыла

Кошларның бер өлеше торак пунктларда, нигездә, туңмый торган сулыклар булган шәһәрләрдә кышларга кала.

Татарстанлылар кышларга калган кошларның язмышы өчен борчыла
ojm.tatarstan.ru

(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда битараф булмаган кешеләр Татарстан Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетына күчмә кошларның җирле сулыкта кышларга калуы буенча ешрак мөрәҗәгать итә башлады.

Ведомство мәгълүматы буенча, гражданнар суда йөзүче кошларның язмышы өчен борчыла. Белгечләр сүзләренчә, борчылу өчен сәбәп юк. Кошларның бер өлеше торак пунктларда, нигездә, туңмый торган сулыклар булган шәһәрләрдә кышларга кала.

«Сүз кошларның сәламәтлекләре начараю яки җәрәхәтләнүләре турында бармый», — диде ведомство хезмәткәрләре.

Белгечләр күзәтүе буенча, суда йөзүчеләре көньякка таба оча ала. Мәсәлән, Казанда туңмый торган сулыклар бар, аларда кошлар яхшы кышлый.

«Әгәр дә сез нәкъ менә яраланган кошны күрсәгез, Татарстанның Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетына түбәндәге телефон буенча хәбәр итүегезне сорыйбыз: (843) 211 66 66 94», — дип мөрәҗәгать иттеләр хезмәткәрләр.




autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100