Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Белгечләр иске смартфоннарны куллануның төрле ысулларын атады
Искергән җайланмаларны күп кенә көндәлек мәсьәләләрне хәл итү өчен кулланырга мөмкин.
(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ»). Яңа смартфоннар сатып алганнан соң, кешеләр еш кына иске гаджетларны күп кенә көндәлек мәсьәләләрне хәл итү өчен кулланырга мөмкин. Мөмкин булган вариантларны Американың Popular Mechanics басмасы экспертлары санап чыкты.
Аерым алганда, иске смартфонны, AtHome Video Streamer кушымтасын куеп һәм кирәкле урынга беркетеп, күзәтү камерасы итеп кулланырга мөмкин. Хәрәкәтне ачыклау турында хәбәрләр алу өчен яңа смартфонга AtHome Camera кушымтасын урнаштырырга кирәк.
Шулай ук, сигналны яңа җайланмага тапшырып, Cloud Baby Monitor, Dormi яки Baby Monitor 3G программалары ярдәмендә искесен видеоняняга әйләндерергә мөмкин.
Иске модельле iPhone гаджетка "iPhone" яки Find My Device кушымталарын урнаштыру турында кайгыртсаң, GPS-трекер буларак кулланырга мөмкин. Бу опция үз автомобилен кайда куйганын гел оныткан кешеләр өчен актуаль, диелгән басмада.
Моннан тыш, искергән аппаратны видеорегистиратор яки Wi-Fi сигналын көчәйтүче аппарат буларак кулланырга мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз