news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан үзәгендә казу эшләре вакытында Иван Грозный заманындагы көмеш тәңкә табылган

Тәңкәгә «Царь Великий князь Иван» дип язылган.

(Казан, 24 октябрь, «Татар-информ», Оксана Романова). Татарстан Фәннәр академиясенең Халиков исемендәге Археология институты белгечләре Казанның Петропавел соборы территориясендә XVI гасыр каберендә Иван Грозный чорындагы көмеш тәңкә тапкан.

«Бу көмеш тәңкә — вак номинал. Тәңкәгә „Царь Великий князь Иван“ дип язылган», — диде «Татар-информ»га институтның фәнни хезмәткәре, археолог Илья Тищенко.

Археологлар күптән инде үзләре өчен XVI гасырның икенче яртысында Идел буе территориясендә казылган каберләрдә инвентарьлар булмаганлыгын аңлаган — табутта тәре калдыру традициясе булмаган. Шуңа күрә Иван Грозныйның тәңкәләре табылган беренче яруста, мәрхүмнең шәхси әйберләре булмаган. Ә тәңкәне кабергә кемдер төшереп җибәргән булырга мөмкин», — дип аңлатты Илья Тищенко.

Сүз уңаеннан, мондый тәңкәләр, граммнан кечерәк булган һәм шуңа тәңкә дип аталган. Алар бик киң таралган һәм төрле елларда берничә вариантта һәм берничә шәһәрдә сугылган, шуңа күрә коллекционерларга яхшы таныш. Әмма, мисал өчен, Татарстан Милли музее фондларында мондый акча юк, дип раслады музейчылар.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100