news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда юл хуҗалыгының иң яхшы хезмәткәрләрен бүләкләделәр

Чаллы җиденче ел рәттән «Имин сыйфатлы юллар» программасында катнаша.

Чаллыда юл хуҗалыгының иң яхшы хезмәткәрләрен бүләкләделәр
http://shahrichalli.ru/

(Чаллы, 24 октябрь, «Татар-информ», «Шәһри Чаллы»). Шушы көннәрдә Тантаналар сараенда Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көненә һәм Автомобиль транспорты хезмәткәрләре көненә багышланган бәйрәм чарасы узды.

Тармак ветераннарын һәм хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән мэр урынбасары Ирина Сәгыйдуллина котлады. Ул билгеләп үткәнчә, федераль үзәк, Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән Чаллыда юлларны ремонтлауга, шулай ук яңа автотрассалар төзүгә зур игътибар бирелә.

Чаллы җиденче ел рәттән «Имин сыйфатлы юллар» программасында катнаша. Бу вакыт эчендә шәһәр эчендә һәм сәнәгать зонасында 100 километрдан артык юл норматив хәлгә китерелде.

Бу — вакытында һәм сыйфатлы итеп башкарылган эшләрнең бик зур өлеше. Бу бик җитди, җаваплы һәм физик яктан авыр эш. 5 меңнән артык кеше эшли торган уннан артык төзелеш һәм юл оешмалары ел саен еллык җитештерү планын үтәү өстендә эшлиләр», — диде Ирина Сәгыйдуллина һәм барлык машина йөртүчеләргә, юл хуҗалыгы хезмәткәрләренә эшләрендә уңышлар, нык сәламәтлек, гаилә иминлеге теләде.

Күпьеллык намуслы хезмәте һәм халыкка транспорт хезмәте күрсәтүне тәэмин итүгә зур өлеш кертүе өчен «Альтекс Компанияләр Төркеме» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең автобус йөртүчесе Роберт Хәйретдиновка Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты тапшырылды.

Татарстан Республикасының Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрының Рәхмәт хаты белән «Автомобиль юллары предприятиесе» МУПның асфальт-бетончысы Николай Елисеев, «Автомобиль юллары предприятиесе»нең юл эшчесе Александр Петров бүләкләнде. 

Чаллы шәһәре мэрының һәм Башкарма комитетның Рәхмәт хаты белән 19 кеше билгеләп үтелде.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100