news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшел Үзән районында яңа заводта ясалган гайка ачкычын Алексей Песошинга бүләк иттеләр

Эш коралын муниципаль берәмлек башлыгы тапшырды, ул шаяртып, Татарстан Премьер-министрыннан «Яшел Үзән районының гайкаларын бормауны» үтенде.

Яшел Үзән районында яңа заводта ясалган гайка ачкычын Алексей Песошинга бүләк иттеләр
https://zelenodolsk.tatarstan.ru

(Казан, 24 октябрь, «Татар-информ»). Хөкүмәт Йортында узган традицион шимбә киңәшмәсендә Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев республика Премьер-министры Алексей Песошинга гадәти булмаган бүләк — гайка ачкычын һәм ERVolt компаниясе келәшчәсен тапшырды. ERVolt компаниясе җитештерү мәйданнары әлеге районда урнашкан. Бу хакта Яшел Үзән районы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүләкләрне тапшырган вакытта Михаил Афанасьев шаяртып, Татарстан Премьер-министрыннан «Яшел Үзән районының гайкаларын бормауны» үтенде. Алексей Песошин елмаеп, «кирәк булган очракта, келәшчәдән файдаланачакмын», диде. Катнашучылар, Михаил Афанасьев шаяртуын хуплап, көчле алкышларга күмде.

ERVolt предприятиесе 2018 елда Яшел Үзән шәһәрендә оештырылган иде. Компания киң спектрда инструментлар, кирәк-яраклар һәм югары көчәнеш булган урыннарда эшләү өчен саклану чаралары ясый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100