news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мамадышта районның һәм ТАССРның 100 еллыгына багышланган күргәзмә эшли башлады

«100 еллык Татарстанда — Мамадыш» экспозициясе район барлыкка килгәннән алып узган гасырның 90нчы елларына кадәр вакыйгаларны үз эченә алган.

Мамадышта районның һәм ТАССРның 100 еллыгына багышланган күргәзмә эшли башлады
«Нократ» газетасы

(Казан, 24 октябрь, «Татар-информ»). Мамадышта «Туган якны өйрәнү музее»нда районның һәм республиканың гасырлык юбилеена багышланган күргәзмә эшли башлады. Бу турыда «Нократ» хәбәр итә.

«100 еллык Татарстанда — Мамадыш» экспозициясе район барлыкка килгәннән алып узган гасырның 90нчы елларына кадәр вакыйгаларны үз эченә алган.

Күргәзмәгә килүчеләр районның предприятиеләреннән һәм оешмаларыннан элек куелмаган экспонатлар белән таныша ала. Шулай ук янгын сүндерүченең, Донбас ташкүмер шахтасы эшченең һәм башкаларның киемнәре тәкъдим ителәчәк.

«Биредә совет вакытыннан „сюжетлы картина“ тәкъдим ителә: кыр станында „булырга“ яки колхоз рәисе бүлмәсен „карарга“ мөмкин», — диелгән басмада.

Укучыларны күргәзмә белән Гөләндәм Давыдова таныштырачак. Экскурсия күргәзмә форматында узачак.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100