Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чүпрәле районында өлкәннәргә азык-төлек китерү буенча кайнар линия эшли башлады
Өлкән яшьтәге кешеләр урамга чыгып йөрмәсен өчен волонтерлар кирәкле әйберләрне бушлай китереп бирәчәк.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 24 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанның Чүпрәле районында өлкәннәргә азык-төлек һәм дарулар китерү буенча янә кайнар линия эшли башлады. Бу турыда «Родной край» газетасы яза.
«Чүпрәле муниципаль районы территориясендә ялгыз яшәүче гражданнар, инвалидлар һәм үзизоляциядәге гаиләләр өчен азык-төлек, рецептсыз бирелә торган дарулар китереп бирү буенча кайнар линия телефоны (2-22-52) эшли башлады», диелгән хәбәрдә.
Өлкән буын вәкилләре өйдә калсын һәм коронавирус йоктырудан сакласын өчен волонтерлар кирәкле әйберләрне бушлай китереп бирәчәк.
Бу хезмәттән файдалану өчен 2-22-52 номеры буенча шалтыратырга кирәк. Кайнар линия көн саен иртәнге сигездән кичке дүрткә кадәр эшләячәк. 12.00-13.00 сәгатьләрдә төшке аш вакыты сәбәпле, шалтыратулар кабул ителми.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз