news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел ел азагына кадәр ит, сөт һәм макарон бәяләре артачак дип фаразлыйлар

Азык-төлек бодаена бәя арту сәбәпле, макарон бәясе кыйммәтрәк булачак.

Быел ел азагына кадәр ит, сөт һәм макарон бәяләре артачак дип фаразлыйлар
Рамил Гали

(Казан, 23 октябрь, «Татар-информ»). Якын арада Россиядә макарон, шулай ук терлек азыгы кыйммәтләнәчәк, бу исә үз чиратында, ит һәм сөткә бәяләр артуга китерәчәк. Бу хакта Азык-төлек товарлары җитештерүчеләр һәм тәэмин итүчеләр ассоциациясе («Руспродсоюз») профсоюзы директоры Дмитрий Востриковка сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Эксперт фикеренчә, азык-төлек бодае бәяләре арту сәбәпле, макарон бәясе кыйммәтрәк булачак.

Моннан тыш, терлек азыгы культуралары — бишенче класслы бодай, арпа һәм фураж кукурузы кыйммәтләнәчәк. Аларга бәяләр арту, үз чиратында, ит һәм сөт бәяләренең артуына китерәчәк.

«Бер килограмм ит яки бер литр сөткә азык конверсиясен беркем дә бетермәде», — дип белдерде Востриков.

Шулай ук балык кибетләре челтәренә нигез салучыларның берсе яңа елга Россиядә балык һәм балык продуктларына бәяләр артачак, дип саный. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100