Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ноябрь аенда хайваннарның беренче партиясен «Замбези елгасы»на җибәрәчәкләр
Зооботаника бакчасының яңа өлешендәге вольерларны 2021 елга тулысынча тутырырга ниятлиләр.

(Казан, 24 октябрь, «Татар-информ»). Казанның «Замбези елгасы» зооботаника бакчасының яңа өлешендәге вольерларга хайваннарның беренче партиясен инде быелның ноябрендә үк җибәрергә ниятлиләр. Бу хакта Татарстан башкаласы мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Шул ук вакытта, зооботаника бакчасының яңа өлешендәге вольерларны 2021 елга тулысынча тутырырга ниятлиләр.
Коллекциядә, крокодил, арыслан, ташбака, сурикат, гамадрил һәм мәчесыман лемурны да кертеп, йөздән артык җанвар һәм кош бар. Әлегә аларның барысы да зоопаркның иске өлешендәге территориядә урнаштырылган.
Ноябрь аенда зооботаника бакчасы администрациясе тагын 57 кош һәм җәнлек кайтартырга ниятли. Алар арасында фламинго, гепард, зебра һ.б. булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз