news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Югары Ослан муниципаль берәмлеге башлыгына карата җинаять эше тикшерелә

Ул 5 миллион сум ришвәт алуда шикләнелә

(Казан, 24 октябрь, “Татар-информ”). Россия Тикшерү Комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесе тарафыннан Югары Ослан муниципаль берәмлеге башлыгы, Югары Ослан авыл җирлеге советы депутаты 55 яшьлек А. Т.ка карата РФ Җинаять Кодексының 290 нчы маддәсенең 6 нчы өлешендә язылган җирле үзидарә органы башлыгының зур күләмдә ришвәт алуы буенча җинаять эше кузгатылган. Аннан соң барлык гамәлләр оператив хезмәт контроле астында узган. Нәтиҗәдә 21 нче октябрь көнне Казанның Вахитов районында калган 2 миллион сумны алырга җыенганда Т. кулга алына. Полиция хезмәткәрләре җинаятьтә шикләнелүчедән ришвәт сыйфатында сораган 3 миллион сум акчасын да ала. Әлеге сумма аның үзе белән була.
Исегезгә төшерәбез, бу Татарстанда коррупциягә каршы сәясәт кысаларында муниципаль берәмлек түрәләренә карата кузгатылган беренче җинаять эше түгел. 26 нчы сентябрь көнне Тикшерү идарәсенең Алабуга районара бүлегендә мошенниклык кылуда һәм вазифаи вәкаләтләр арттыруда гаепләнгән Алабуга шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе И. Х. ка һәм аның урынбасары Р. С. га карата җинаять эше кузгатылган иде.
Сораштыру барышында Т. җинаятьтә гаебен танымаган. Тикшерүче аңа мөнәсәбәттә сак астына ябу рәвешендә чик кую чарасын сайлаган, аның юлламасы шушы арада Казан шәһәре Вахитов районы судында каралачак.
Хәзерге ваккытта тикшерү һәм оператив-эзләү чаралары уздырыла. Җинаятҗ эшен тикшерү дәвам итә, дип хәбәр итә ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Эдуард Абдуллин.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot