Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Кайбычта 9 ай эчендә җинаятьләр саны 11 очракка кимегән
Әмма аеруча катлаулы җинаятьләр саны арткан
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 24 октябрь, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Узган тугыз айда Кайбыч муниципаль районында җинаятьләр саны унбергә кимегән, әмма аеруча катлаулы җинаятьләр саны арткан, дип хәбәр итә “Кайбыч таңнары” газетасы.
Әлеге саннар узган елның шушы чоры күрсәткече белән чагыштырып бирелә. Россия Эчке эшләр министрлыгының “Апас” районара эчке эшләр бүлегенең “Кайбыч” полиция бүлекчәсе башлыгы Рушан Хуҗин бу хакта оператив киңәшмәдә хәбәр итте. Үтерү очраклары – икегә, көчләүләр – бергә артыграк теркәлгән, сәламәтлеккә аңлы рәвештә зыян китерү 2дән 4кә, склад, база, кибет һәм башка сәүдә нокталарыннан урлашулар 4тән 6га арткан. Җинаятьләрне ачу күрсәткече 86,2 процент тәшкил итә, бу 8,6 процентка күбрәк. Шулай ук ачылган җинаятьләр саны 22гә, исерек килеш кылынган җинаятьләр 4кә арткан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз