news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сөләйман Рәхимов халыкара симпозиумда иске татар уку-укыту системасы турында сөйләде

Галимнең чыгышы “XIX гасыр соңы – XX гасыр башында Россия сәяси-хокук киңлегендә мөселман татар уку йортлары” дип атала.

(Истанбул, 24 сентябрь, «Татар-информ», Рушания Алтай). Болгар ислам академиясенең ислам мирасы үзәге директоры Сөләйман Рәхимов Төркиянең Анкара университеты һәм Үзбәкстанның Мирза Улугбәк исемендәге югары уку йорты оештырган халыкара симпозиумда элеккеге татар уку йортлары турында сөйләде.

Сөләйман Рәхимовның доклады «XIX гасыр ахыры — XX гасыр башында Россиянең сәяси-хокук киңлегендә мөселман татар уку йортлары» дип атала. Ул аны архив документларына нигезләнеп әзерләгән.

«Халыкара төркичелек тикшеренүләре, 2021 ел: төрки җәдитчелек» дип исемләнгән фәнни җыенда татар галиме патша хөкүмәтенең Казан губернасындагы мөселман татарларның мәктәп-мәдрәсәләренә карашы һәм карарлары турында сөйләде.

Сөләйман Рәхимов 1800 елларда татар җәмгыятенең уку-укытуга игътибар арттыруын, алдынгы карашлы дин әһелләре һәм зыялыларның Россия империясе мәгариф министрлыгына мөселман татарларны укыту буенча төрле проектлар тәкъдим итүләрен билгеләп үтте

«Иң яхшы проектны көнчыгыш телләре белгече Хөсәен Фәезханов тәкъдим иткән. Ул бик уйланып эшләнгән. Аңа Шиһабетдин Мәрҗани дә төзәтмәләр керткән. Бу проектта укыту биш сыйныф буларак билгеләнгән, һәр сыйныфта ике ел уку каралган, шунлыктан аны ун еллык мәктәп дип бәяләргә була. Анда дини һәм дөньяви белем бирү каралган. Ләкин барлык проектлар кәгазьдә генә калган», — дип сөйләде ул.

Ислам мирасы үзәге директоры әйтүенчә, Россия мәгариф министрлыгы мөселман татар уку йортлары буенча статистика төзегән, 1858 елда Казан губерниясендә 430 мәктәп, 57 мәдрәсә, Оренбург губерниясендә 448 мәктәп булган.  

Халыкара җыен төрки дөньяның җәдитче зыялылары истәлегенә һәм Үзбәкстан Республикасының төзелүенә 30 ел тулу уңаеннан үткәрелә. Симпозиум Анкара университеты Тел, тарих-география факультеты чордаш төрки телләр һәм дәбиятлары бүлеге һәм Мирза Улугбәк исемендәге университетның коммуникация факультеты Үзбәк теле һәм әдәбияты бүлеге тарафыннан оештырылган. Ул 21-24 сентябрь көннәрендә дәвам итә.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100