Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ольга Павлова: Ковид белән көрәшүче табибларның хезмәт хакы тиешенчә бәяләнергә тиеш
«Яңа коронавирус инфекциясе белән авыручыларга медицина ярдәме күрсәтүдә катнашучы медикларның эшен зарарлы (куркыныч) хезмәт шартларына кертергә була, чөнки яңа коронавирус патогенлыкның II төркеменә карый», — диде Ольга Павлова.
(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ»). Россия Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре буенча комитеты әгъзасы сәламәтлек саклаудагы актуаль проблемалар турында фикер алышуда катнашты.
Эшлекле очрашу Татарстан Республикасы Профсоюзлары көненә багышланган тантаналы чара кысаларында үтте. Бу хакта парламентарийның матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Медиклар елдан артык югары әзерлек режимында яши. Ковид-госпитальләр ачыла, табиблар тәүлекләр буе эшли, ә яңа коронавирус инфекциясе белән авыручыларга медицина ярдәме күрсәтүдә катнашучы медикларның эшен зарарлы (куркыныч) хезмәт шартларына кертергә була, чөнки яңа коронавирус патогенлыкның II төркеменә карый», — диде Ольга Павлова.
«Бу җәһәттән безгә законнарны үзгәртергә кирәк, хезмәт шартларына махсус бәя бирү уздырылырга тиеш, чөнки зарарлы һәм куркыныч шартларда эшләү ул — хезмәт өчен башка төрле түләү һәм эшнең башка төрле графигы. Ковид әле китмәде, һәм безгә тиз эш итәргә, бүгенге чынбарлыкны исәпкә алып, законнарны туры китерергә кирәк. Ә бүген бу чынбарлык — югары әзерлек режимы», — диде депутат.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз