news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Киләсе елга картлык буенча бирелә торган пенсия күләме билгеле

2022 елда эшләүче пенсионерларга картлык буенча бирелә торган уртача еллык пенсия күләме 18 мең 521 сум булачак, диде Россиянең вице-премьеры Татьяна Голикова.

(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ»). Россиянең вице-премьеры Татьяна Голикова 2022 елда эшләүче пенсионерларга картлык буенча бирелә торган уртача пенсия күләме 18 мең 521 сумга кадәр үсәчәк дип белдерде.

«Пенсия фонды бюджеты проекты буенча 2022 елда эшләүче пенсионерларга картлык буенча бирелә торган уртача еллык пенсия күләме 18 мең 521 сум күләмендә каралган», — дип белдерде ул махсус комиссия утырышында. Бу хакта РИА Новости яза.

Элегрәк Россиянең эш һәм социаль яклау министры Антон Котяков РИА Новости белән әңгәмәсендә 2022 елда социаль пенсияләр 7,7 процентка арта, ә иминият пенсияләренең индексациясе 2022 елда 5,9 процент күләмендә булачак дип белдергән иде.

Картлык буенча иминият пенсиясенең уртача еллык күләме эшләмәүче пенсионерлар өчен 2022 елда — 18 521 сум, 2023 елда — 19 477 сум, 2024 елда 20 469 сум булачак, диелә бу хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100