news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чиләбе өлкәсендә башкорт мәдәнияте көннәре үтәчәк

Бу көннәрдә башкорт теле укытучылары өчен иҗади остаханәләр дә үткәреләчәк.

(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ»). 28 сентябрь-2 октябрь көннәрендә Чиләбе өлкәсендә башкорт мәдәнияте көннәре узачак.

«Башинформ» хәбәр итүенчә, Чиләбе өлкәсенә Уфадан зур делегация киләчәк. Очрашуларда төрле темаларга фикер алышулар үткәреләчәк. Аерым алганда, тарихи Ватаныннан читтә яшәүчеләрнең милли үзенчәлекләрен саклау; башкорт теле укытучылары өчен иҗади остаханә, гамәли характердагы мәдәни-агарту чаралары оештырылачак. Шулай ук башкорт милли биюләре, фольклор, вокал һәм курайда уйнау буенча мастер-класслар да үтәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot