news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2024 елда ана капиталының якынча күләме турында билгеле булды

Федераль бюджет кысаларында ана капиталының күләме индексацияләнәчәк.

(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ»). Россиянең Вице-премьеры Татьяна  Голикова 2024 елда ана капиталының күләме күпме буласын әйтте.

«Беренче баланы тапкан өчен бирелә торган ана капиталы 2024 елда 544 301 сум күләмендә, ә икенче балага 719 274 сум күләмендә булачак», — дип яза РИА Новости Россия Федерациясе вице-премьеры Татьяна Голиковага сылтама белән.

«Федераль бюджет кысаларында ана капиталының күләме индексацияләнәчәк: 2022 елда беренче баланы тапкан яки уллыкка алган өчен ул 503 237 сум, 2024 елда, бүген без фикер алыша торган фаразлардан чыгып, 544 301 сумны тәшкил итәчәк», — диде Голикова Россиянең өч яклы комиссиясе утырышында.

Ул икенче яки аннан соңгы балалар туган очракта ана капиталының күләме 2011 елда — 665 009 сум, 2024 елда 719 274 сум буласын ачыклады.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100