news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

1 октябрьгә кадәр техосмотр уздыру таләп ителгән транспорт чаралары исемлеге билгеле

Йөк машиналары, коммерцияле һәм пассажир транспортлары, юридик затка теркәлгән яки коммерция максатларында кулланыла торган транспорт чаралары мәҗбүри техосмотр узарга тиеш.

(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ»). Россия автомобиль иминиятчеләре союзы яңа кагыйдәләр буенча техосмотр узарга тиеш булган автомобильчеләр категориясен атады.

РИА Новости хәбәр иткәнчә, беренче чиратта диагностика картасының куллану вакыты 2021 елның 1 февраленә кадәр чыккан машина йөртүчеләр турында сүз бара. Шулай ук, дүрт еллык транспортка да техосмотр уздыру мәҗбүри. Бу очракта машина хуҗасы закон буенча диагностика картасы рәсмиләштерергә тиеш.

Моннан тыш, йөк машиналары, коммерцияле һәм пассажир транспортлары, юридик затка теркәлгән яки коммерция максатларында кулланыла торган транспорт мәҗбүри техосмотр узарга тиеш.

Бүген гамәлдәге диагностика картасы булмаган машина йөртүчегә 500-800 штраф салырга мөмкиннәр. Әмма, әлеге карта ЮХИДИ хезмәткәрләре тикшерергә тиеш булган мәҗбүри документлар исемлегенә керми, аның актуальлеген тикшерү шактый катлаулы.

Матбугат чаралары мәгълүматларына караганда, 2022 елның 1 мартыннан әлеге хокук бозу өчен штрафны 2 меңгә кадәр арттырырга планлаштыралар, әмма техосмотрны бетерү планнарын исәпкә алганда, бу перспектива шикле, диелә хәбәрдә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100