news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда көн саен авыру билгеләре булган 200 ләп бала мәктәптә дәресләргә кертелми

Марина Патяшина әйтүенчә, бу чара балалар коллективларына инфекция үтеп керүгә киртә куйган.

Татарстанда көн саен авыру билгеләре булган 200 ләп бала мәктәптә дәресләргә кертелми
Салават Камалетдинов

(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда көн саен авыру билгеләре булган уртача 200 дән артык бала мәктәптә дәресләргә кертелми. Бу хакта Роспотребнадзор хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина Дәүләт Советы утырышындагы докладында әйтте.

«Көн саен уртача 200 дән артык бала фильтрларда кире борыла. 1 сентябрьдән бирле температуралы һәм ОРВИ симптомнары булган 3481 бала дәресләргә кертелмәгән. Бу балалар коллективларына инфекция үтеп керүгә киртә куйган», — диде ул.

Марина Патяшина әйтүенчә, белем бирү учреждениеләрендә Роспотребнадзор таләпләре бозылу очраклары ачыкланмаган. Мәктәпләрдә профилактика чаралары үтәлеше катгый контрольдә тотыла.

Роспотребнадзор җитәкчесе уку елы башланганчы мәктәпләрне коронавирус шартларында эшләүгә әзерлек алып барылганын искәртте. 

«Уку елы башланырга өлгермәде, Россиянең берничә субъектында мәктәп хезмәткәрләре арасында Covid-19 белән күпләп авыру очраклары теркәлә. Педсовет һәм киңәшмәләр уздырганда, битлек режимы һәм социаль дистанция үтәлмәү моңа сәбәп булган», — диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100