news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 2021 елга пенсионерның яшәү минимумы күләмен билгеләделәр

Пенсионерның яшәү минимумы пенсиягә федераль социаль өстәмә күләмен билгеләү өчен расланган.

(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстанда 2021 елга пенсионерның яшәү минимумы күләмен пенсиягә федераль социаль өстәмәне ачыклау өчен билгеләгәннәр, ул 8 232 сум. Бүген ТР Дәүләт Советының 15нче утырышында депутатлар тиешле закон проектын кабул итте.

ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры вазифаларын башкаручы Эльмира Зарипова Федерация субъектлары тарафыннан ел саен пенсиягә федераль социаль өстәмә күләмен ачыклау өчен пенсионерның яшәү минимумы күләмен билгеләүче закон кабул ителә, диде.

«Пенсионерның яшәү минимумы күләмен исәпләү формуласы бар, – диде докладчы. – Пенсионерның яшәү минимумы күләмен 2020 ел дәрәҗәсендә саклап калу тәкъдим ителә. Кичә генә РФ Хөкүмәте утырышында берничә закон проекты каралды, шул исәптән яшәү минимумын исәпләү методологиясен һәм алымнарын үзгәртү буенча да. Федераль законнар үзгәрүгә, димәк, республика үз адымнарын ясаячак».

«Бу залда әлеге планканы күтәрүгә бер генә депутат та каршы булмас иде. Әмма хәзер коронавируска каршы көрәшкә зур акчалар китә, шул исәптән 65 яшьтән өлкәнрәкләр һәм башкаларга ярдәмгә дә. Хөкүмәт тарафыннан исәп-хисап һәм анализ үткәрелде. 2020 һәм 2021 ел икътисады шартларында әлеге категориядәге кешеләргә ярдәм итү уңаеннан бу планканы саклап калу - бу кешеләргә карата инде уңай адым», - дип өстәде ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100