news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә счетчикларны тикшерүнең яңа кагыйдәләре гамәлгә керде

Тикшерү нәтиҗәләре «Аршин» хезмәте реестрына кертеләчәк.

Россиядә счетчикларны тикшерүнең яңа кагыйдәләре гамәлгә керде
Александр Эшкинин

(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ»). Россиядә бүгеннән счетчикларны яңа кагыйдәләр буенча тикшерз башлыйлар. Хәзер «Аршин» электрон теркәү хезмәте бердәнбер юридик яктан әһәмияткә ия дәлил булачак. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.  

«Үлчәүләр бердәмлеген тәэмин итү буенча федераль мәгълүмат фондына („Аршин“ электрон теркәү хезмәте) күрсәткечләрне тапшырмыйча, метрологик эшләрнең нәтиҗәсе гамәлдә булмаячак», — дип аңлаткан Росстандарт җитәкчесе Алексей Абрамов.

Приборны тикшергәннән соң алынган мәгълүматны белгеч бер тәүлек эчендә «Аршин» хезмәте реестрына кертергә тиеш.

Счетчик хуҗасы үлчәү нәтиҗәләрен карау өчен рееестрның махсус бүлеген куллана ала. Биредә кирәкле мәгълүматны карау өчен приборның завод номерын кертергә кирәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot