news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә самокатта йөрүчеләргә дә штраф салырга тәкъдим ителде

Юл кагыйдәләренә төзәтмәләр юл хәрәкәтендә катнашучыларның аерым категорияләре - шәхси мобильлек чаралары өчен кертелә.

(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ»). Россия Транспорт министрлыгы төзегән Юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча электр самокатларында, гироскутерларда, монотәгәрмәчләрдә һәм роликлы тимераякта куркыныч йөргән өчен штраф яный. Бу хакта ведомство матбугат хезмәтенә сылтама белән «Парламентская газета» яза.

Документны хәзер автомобиль транспорты өлкәсендә «регулятор гильотина» механизмын гамәлгә ашыру буенча эшче төркем тикшерә. Моннан тыш, төзәтмәләр РФ Юстиция министрлыгына хокукый һәм коррупциягә каршы экспертизага җибәрелде, диделәр Транспорт министрлыгының матбугат хезмәтендә.

Шәхси мобильлек чараларын хәрәкәтнең аерым категориясенә кертү күздә тотыла. Җиде яшьтән кечерәк балалар аларны өлкәннәр белән бергә тротуарларда һәм җәяүлеләр сукмакларында гына куллана алачак. 14 яшькә кадәрге яшүсмерләр шул ук урыннарда үзләре генә, ә өлкәнрәкләр тормоз, фонарь һәм яктылык кайтаргычлар булганда юл кырыеннан да йөриячәкләр.

Җәяүлеләр белән бергә хәрәкәт иткәндә шәхси мобильлек чаралары хуҗалары сәгатенә 20 километрдан тизрәк йөри алмый. Аларга исерек килеш йөрү тыелачак

Үзгәрешләр кабул ителгән очракта, электр самокатларында һәм гироскутерларда йөргәндә кагыйдә бозучыларга 500 сумнан 1,5 мең сумга кадәр штраф яный. Хәер, басма уздырган сораштырудан күренгәнчә, Дәүләт Думасы депутатлары мондый санкцияләрне җитәрлек түгел дип саный. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100