news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә чүп чыгару өчен түләүне 15 процентка киметергә мөмкиннәр

Бу хезмәт бәясен 2022 елдан киметергә мөмкин дип саный Россия Дәүләт Думасы депутаты.

(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ»). Россиядә ике елдан чүп түгү бәясе 10-15 процентка кимергә мөмкин. Бу турыда «Известия» хәбәр итә.

Россиядә яшәүчеләрнең чүп түккән өчен чыгымнарын киметү өчен Җитештерүчеләрнең киңәйтелгән җаваплылыгы концепциясен камилләштерергә кирәк. Беренче чиратта, аларның продукциясен 100 процент утильләштерергә тәкъдим итәләр.

Хәзер проектны карыйлар. Утилизация нормативын арттыру турында карар кабул ителгән, әмма төгәл сан расланмаган.

news_right_1
news_right_2
news_bot