news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ирина Волынец: Һәр хакимият вәкиле ике телдә сөйләшергә тиешлеге белән килешәм

«Туган телне белеп, тормышта күпкә ирешергә мөмкин», — диде бүген генә Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил вазифасына билгеләнгән җәмәгать эшлеклесе.

Ирина Волынец: Һәр хакимият вәкиле ике телдә сөйләшергә тиешлеге белән килешәм
ТР Президенты матбугат хезмәте

(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Һәр хакимият вәкиле ике телдә сөйләшергә тиешлеге белән килешәм. Бу хакта бүген генә Татарстанның Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил вазифасына билгеләнгән җәмәгать эшлеклесе, Илкүләм ата-аналар комитеты рәисе Ирина Волынец Дәүләт Советы утырышында депутатлар сорауларына җавап биргәндә әйтте. 

Депутат Азат Хамаев балалар омбудсменына ике телне белү кирәклегенә басым ясады. «Мин сезнең белән тулысынча килешәм. Балачакта татарча акцентсыз диярлек сөйләштем. Һәр хакимият вәкиле ике телдә сөйләшергә тиешлеге белән килешәм. Бу телне баету гына түгел, халык белән аралашу, элемтә өчен дә кирәк», — диде.

Депутат Рамил Төхвәтуллин Ирина Волынецның «Империя страсти» шоуында катнашканын искә төшерде, шулай ук мәктәпләрдә татар телен укыту мәсьәләсен шәрехләүне сорады. «Кызганыч, Николай Фоменко программасында катнашып, топлес төшкәнегезне һич оныта алмыйбыз. Моны бит олылар да, балалар да күрә ала. Минемчә, бу әхлакый карашларга һич туры килми. Бу вакыйгаларны ничек бәяләрсез?» — диде Төхвәтуллин.

РФ Иҗтимагый палатасының профильле комитеты әгъзасы буларак, Ирина Волынец массакүләм мәгълүмат чараларына аерым контроль кертү кирәк дигән фикерне хуплавын әйтте. Соңгы елларда бу юнәлештә алга китеш күренә, диде. 

«Туган телләрне укытуга килгәндә, үзем дә яртылаш татар, әни кеше булгач, туган телне белеп, тормышта күпкә ирешеп булуын аңладым. Дүрт бала анасы буларак моңа кечкенә балам мисалында инандым. Улым, мәктәптә татар теле булмаячак дигән сүзләр таралгач, бик борчылды. Ул татар телен ярата. Аның ата-бабаларының телен камил белүен телим», — диде Волынец.

Ул 2021 ел Туган телләр елы буларак игълан ителүенә карата фикерен дә белдерде. «Ата-бабалар мәдәниятен, тамырларыбызны саклау — Татарстан гына түгел, күп конфессияле, күп милләтле илебез үсеше өчен дә җирлек булып тора», — диде. 

Депутат Эдуард Шәрәфиев балалар омбудсменының дистанцион укытуга карата фикерен сорашты. «Сез кайчандыр дистанцион белем яклы чыккан идегез, ә ата-атаналар балаларны алай укытуга риза түгелләр», — диде. Волынец моңа гаҗәпләнүен белдерде. «Массакүләм мәгълүмат чараларында бу хакта күргәч, мин шаккаттым», — диде. 

«Дистанцион укыту яклы чыгышымны дәлилләүче фактлар китерсәгез иде. Укытучы һәм укучының җанлы контактын берни алмаштыра алмый. Дистанцион укытуга мин кискен каршы. Ниндидер сүз булса да, бары тик әгәр тагын берәр вирус пандемиясе булса, балаларны дистанцион укытуга күчерүгә әзер тору, интернет, техника белән тәэмин итү турында булгандыр», — дип җавап бирде Ирина Волынец.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100