news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дамир Фәттахов: Без Татарстанда яшьләргә барлык шартлар тудыру өчен эшләргә әзер

Яшьләр эшләре министры яшь буынның алга таба Татарстанда калуларына өмет белдерде.

Дамир Фәттахов: Без Татарстанда яшьләргә барлык шартлар тудыру өчен эшләргә әзер
"Татар-информ" архивы

(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов республикада яшьләр һәм аларга барлык шартлар тудыру өчен эшләргә әзер булуын әйтте. Бу хакта ул «Татар-информ» хәбәрчесенә Президентның Дәүләт Советына еллык юллама белән мөрәҗәгатеннән соң сөйләде.

«Беренчедән, безнең өчен Президенттан яшьләр белән эшләүнең өстенлекле юнәлеш булуын, төрле яшьләр белән эш алып барылуын ишетү — зур мәртәбә. Узган ел яшьләр тарафыннан әйтелгән сүзләр дә яңгырады: кайда тууың мөһим түгел, Татарстанга кирәк булуың әһәмиятле. Яшьләр Татарстанда яшәргә калсын иде», — диде ул.

Дамир Фәттахов әйтүенчә, Президент докладында җәйге лагерьларны төзекләндерү программасы да урын алган. «Ул безнең өчен алга таба шушы юнәлештә эшләр өчен зур этәргеч булып тора. Соңгы ике ел эчендә дә барлыгы 26 лагерь яңартылды, тагын 94 лагерь программага кертелде. Ул безнең өчен һәм район башлыклары өчен яшьләрнең ял итү һәм сәламәтләндерү юнәлешендә эшләү мәсьәләсендә җаваплылыкны арттыра», — диде министр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100